Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйләренә ут төрткәннәр

Зыян күрүчеләр урамга тәрәзә аша чыкканнар.

Янгын нәтиҗәсендә өйсез һәм бернәрсәсез калган Бөгелмә районындагы әлеге гаилә йортларына билгесез кешеләр ут төрткән дип исәпли. Әлеге вакыйгага берничә көн кала аларның этләрен агулаган булганнар. Ә инде янгын башланганда ишекләр урам яктан бикле булып чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә машиналары да, йорт та тулысынча янып бетә. Янгыннан соңгы итеп чыгарылган әбиләре сөрем газына агуланып үлә. Түтиләренең бите, аркасы, куллары пешә, аны шифаханәгә озаталар. Хәзер гаилә туганнарында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса