ТОКСИКОЗ. Токсикоз булганда (күбесенчә беренче триместрда), машинада йөрү түгел, урын җиреннән дә тору авыр булырга мөмкин. Ул, гадәттә, иртән түгел, ә төшке аш тирәсендә үзен сиздерә башлый. Көтмәгәндә-уйламаганда баш әйләнергә, йокы төшәргә, хәл китәргә мөмкин. Бу хәлләргә әзер булырга кирәк. Әгәр йөкле хатын-кыз токсикоздан интегә икән, машина йөртүдән токсикоз чоры узганчы баш тартырга киңәш ителә.
Руль артындагы хатын-кыз, ирләр фикеренчә, юлда көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Ә инде йөкле хатын-кыз, кызганычка каршы, чынлап та, куркыныч тудыра ала, чөнки авырга узган хатын-кызның игътибары аз була икән. Бигрәк тә өченче триместрда хатын-кызның кәефе кискен үзгәрүчән булуы белән аерыла.
Йөклелекнең соңгы чорында машина йөртү. Күп вакытын руль артында үткәрә торган хатын-кызны машина йөртүдән баш тартырга зур корсагы кына мәҗбүр итә аладыр, мөгаен. Бу - табигый хәл, психологик фактор. Дөрес, кайбер хатын-кызлар ахырга кадәр - бала тапканчы машина йөртә. Ул вакытта кайбер мөһим кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Мәсәлән, куркынычсызлык каешы корсак уртасыннан үтмәскә тиеш. Андый очракта махсус адаптер яисә аерым каеш сатып алырга да мөмкин. Утыргыч белән руль арасындагы ара да иркен булырга тиеш.
Руль артына утырырга теләүче йөкле хатын-кызларга берничә киңәш:
1. Руль артына утырганчы, кәеф-хәлегезгә карагыз. Үзегезне яхшы хис итүегез мөһим.
2. "Час пик" вакытында хәрәкәт итәргә тырышмагыз. "Бөке"дә утырганда хасил булган газ концентрациясе сәламәтлеккә начар тәэсир итәргә мөмкин. Аннан соң "бөке"дә йөкле хатыннар гына түгел, хәтта ирләр дә нервлануга дучар була.
3. Ерак юлга чыкканда, тукталышлар ясап, саф һавага чыгып керергә тырышыгыз.
4. Руль артында йөрүче йөкле хатын-кыз барлык документларын үзе белән йөртергә тиеш. Ә йөклелекнең соңгы чорында бала тудыру йортына алып барырга тиешле "чемодан"ны да онытмаска киңәш ителә.
5. Организмдагы үзгәрешләргә, бигрәк тә күз күременә игътибарлы булыгыз. Кирәк булса, табиб белән киңәшләшегез.
Әгәр йөкле хатын-кызга машина йөртү ошый икән, нигә әле бу гадәттән баш тартырга? Ләкин алай да чамасын белегез, бала тудыру йортына булачак әти кеше алып барсын! Юлларда сак йөрегез!
Эльвира Шакирова