Реклама
Тукай районы Яр Чаллы - Яңа Мусабай юлында авыр тән җәрәхәтләре белән 56 яшьлек ирне табып алганнар.
Аның янына ашыгыч ярдәм машинасын чакыртканнар. Әмма ул сырхауханәгә барып җитә алмаган, юлда җан биргән. Судмедэкспертиза күрсәткәнчә, бу ирне авыр йөк машинасы бәрдереп киткән. Һәлакәт булган урыннан ул качкан. Полиция хезмәткәрләре әлегә кеше гомерен өзгән шоферны тапмаган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа