Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ышану эшмәкәргә тугыз мең сумлык зыян китергән

54 яшьлек эшмәкәр хатын-кызның кәрәзле телефонына үзен ЮХИДИның җирле бүлеге начальнигы урынбасары дип таныштырган берәү шалтырата һәм әлеге кибет директорыннан бүләккә нинди сертификатлар алырга мөмкин булуы белән кызыксына. Директор бүләкләрне бүлеккә үзе китерергә ышандыра. "Начальник урынбасары" аннан көтелмәгәндә Мәскәүдән тикшерүчеләр килеп төшүен әйтеп, юл уңаенда франция коньягы алырга куша һәм...

54 яшьлек эшмәкәр хатын-кызның кәрәзле телефонына үзен ЮХИДИның җирле бүлеге начальнигы урынбасары дип таныштырган берәү шалтырата һәм әлеге кибет директорыннан бүләккә нинди сертификатлар алырга мөмкин булуы белән кызыксына. Директор бүләкләрне бүлеккә үзе китерергә ышандыра. "Начальник урынбасары" аннан көтелмәгәндә Мәскәүдән тикшерүчеләр килеп төшүен әйтеп, юл уңаенда франция коньягы алырга куша һәм акчасын бирәчәген әйтә. Кирәкле маркалы коньяк Яшел Үзән кибетләренең берсендә табыла. Ләкин Борис Николаевичка инде коньяк кирәкми булып чыга, ул тикшерүчеләрнең кәрәзле телефоннарына акча күчерергә сорый. Шулай итеп эшмәкәр өч телефонга 3 әр мең сум акча күчерә, дип хәбәр итә республиканың Эчке эшләр министрлыгы. Акчасы беткәнен әйткәч, афреист яшелүзәнлегә карточкадан яки кибет кассасыннан акча алырга куша. Эшмәкәр шунда гына үзенең кармакка эләгүен аңлый башлый һәм ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итә. Баксаң, Борис Николаевич дигән кеше биредә эшләми икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса