Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ышанганнар – оттыра, ышанмаучылар да зыян күрә

Психологиядә шундый "фишка" бар - контрастлы кабул итү дип атала. Физиологиядә дә бар ул.

Мисал. Кече йомышка бик каты кысталганнан соң, озак кына бәдрәф таба алмыйча йөреп, ниһаять, аны табып бушангач, кеше нинди уй кичерә? "Ооо, тормышлар ямьләнеп китте. Яшиселәр килә башлады",- ди. Шулаймы? Бәдрәф эзләп күпме нервы бетергәнен һәм, бәлки, сидек куыгы сәламәтлегенә авырлык алганын уйламый да.

Менә психологиядә дә шулай. Бүгеннән базарда ипи сатылмый башлаячак, дип әйттеләр ди. Сез базарга чыгасыз һәм киштә тулы ипи күрәсез. Ләкин ул, мисалга, 10 сумга кыйммәтрәк, ди. Шул вакытта сез "Аллага шөкер, ипи бар!" - дип, тынычланасыз. Аның 10 сумга кыйммәтләнүенә бу очракта әлләни ис тә китми. Ипи булуны бәхеткә саныйсыз.

Менә шушы бик оста куллана безнең дәүләт. Пенсиянең туплана торган өлешен халыктан тартып алды да, бүген шуны ук эшләүче пенсионерларга кайтару турында сүз кузгатты. Эшче пенсионерлар шатлана. Шул ук вакытта аларның балалары югалту кичергәнне уйлап та карамыйлар, анысы инде мөһим түгел.

Санкцияләр булды, иии, ни ашарбыз дип кайгырышты халык. Ләкин кибеттә әйбер бетмәде. Хәзер шуңа куаныша, ашарга әйбер бар, ди. Бәяләрнең артуына игътибар да итми ул, мөһиме- ашарга бар.

Мондый мисаллар - миллион. Илдәге бөтен хәлләр шуңа корылып бара.

 

https://www.facebook.com челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса