Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырның “теле” дөресме?

Безнең сәхнәгә күтәрелүче чыгышларны шоу, уен, заман яшьләре иҗаты дип кенә әйтергә мөмкин (әлбәттә, әлеге төркемгә халык хөрмәтен яулаган өлкән буын җырчылар, ансамбльләр керми).

"Телнең ярлылануы аның ни дәрәҗәдә кирәклегенә бәйле. Кирәге бетә икән - тел дә бетә. Азрак кулланыла башлый, үз позициясен югалта. Россия эчендә яшәү, ниндидер уңышка ирешү өчен рус телендә сөйләшү кирәк, билгеле, кеше русча сөйләшәчәк. Ә ничек туган тел байлыгын саклап калырга дигәндә бер генә юлын күрәм: сәнгать чаралары белән. Әдәбият аша, театр, җыр сәнгате аша" - минем укытучым, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы профессоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мәгариф отличнигы, бихисап фәнни һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, китаплар авторы Камил Дәүләтшин үзенең бер әңгәмәсендә шулай дигән иде ("Өмет", 13.02.2010).

Ә татар сәнгате бүген бу бурычны башкара аламы? Әллә ул үзе дә "сызланып" кына яшиме? (Әдәбият турында сүз йөртүне кирәк тапмыйм, ул, минемчә, үз кыйбласын саклый, бары тик яшьләр генә китапка битараф. Ә менә җыр сәнгате турында мин башка фикердә).

Соңгы вакытта җыр кәсепкә әйләнде. Акча эшләү теләге көчле булган саен сыйфат шулкадәр кими бит ул. Төн эчендә, заказ буенча язылган җыр сүзләре тел байлыгын саклап калуда калкан булып тора дип әйтеп булмый. Чыктым аша күпер шигырьләре авторлары телнең матурлыгын җибәрмәү турында уйлана микән? Ай-һай!.. Әлеге "иҗатны" башкаручылар турында да нәкъ шулай дип әйтергә була. Хәзерге заман җырчылары хәтта үзләре дә нәрсә хакында моңланганнарын аңламыйлар, шикелле. Татар җырын, аның бөеклеген, телебезне, моңыбызны очсызландыру шушыдыр инде ул. Аларның киләчәге дә бәлки ышанычсыздыр. Йөз югалу төшенчәсе куркыта. Бер генә мисал, кем дә кем нинди дә булса сәбәп белән гарипләнсә яки йөзе яраланса, аны тануы авырлаша. Әйе, кеше сөйләшә, көлә, әмма ул башка - йөз югалган. Үзебезнең чын сәнгатебездән колак каксак, без дә шулай булмабыз микән? Татар булып калу өчен безгә татар җыры, татар иҗаты, татар теле кирәк.

Безнең сәхнәгә күтәрелүче чыгышларны шоу, уен, заман яшьләре иҗаты дип кенә әйтергә мөмкин (әлбәттә, әлеге төркемгә халык хөрмәтен яулаган өлкән буын җырчылар, ансамбльләр керми). Алар бүген популяр, билгеле. Меңләгән фанатлар бу җырларны көтеп ала, аларның тәэсире көчле. Ни өчен? Чөнки алар җиңел кабул ителә, уйланырга мәҗбүр итми - хәзерге буынга, артык фикерләргә бирелергә яратмаучы яшьләргә менә дигән азык. "Мәйдан" телеканалын күпләр карыйдыр. Анда бирелүче җырларның кайберләрен тыңлап булмый, мәгънәсез сүзләр тезмәсе, "туры" көй, рус акценты колакларны авырттыра. Татарда элек булган озын көйләр, халык, йола җырлары, кара-каршы башкарылучы такмаклар - ник алар сәхнәгә сирәк чыгарыла? Боларның һәммәсе дә тел һәм фикер осталыгы тәрбияләгән ләбаса. Театрлар, татарча тапшырулар, татар матбугаты телне саклап калуда күпмедер дәрәҗәдә эш башкарса да, бүгенге буынның алар белән танышырга вакытлары кысан һәм теләкләре юк. Әнә шул очсыз шоу-проектларны күтәрү, рухи кыйммәтләрне кәсеп итү сәясәте юлга киртә сала. Замана да гаепледер бәлки, әмма замананы кешеләр үзләре төзи.

P.S. Безгә берара югары уку йортының филология факультетын тәмамлаган яшьләр эшкә килеп карады, икенчеләр мәкаләләр генә юллады. Сай йөзәләр булып чыкты. Тел байлыгын, уйлау сәләтен, фикерләү дәрәҗәләрен күргәч, киләчәктә журналистикага кем килер микән дигән борчу биләп алды безне. Башка районнардагы татар редакцияләре хезмәткәрләренә дә шул мәсьәлә тынгылык бирми икән. Ә мәктәпләрдә кемнәр белем бирер? Телне үстерү очсыз сәнгать чаралары белән мөмкин түгел - бу хакыйкать. Камил абыйның "тел байлыгын сәнгать аша саклап калырга була" дигән фикерен "чын сәнгать аша" (менә ул бу бурычны яхшы башкара) дип әйтсәм, ул миңа үпкәләмәс, мөгаен.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250