Габдрахманда авыл үзешчәннәре фестивале узды
Габдрахман авылы мәдәният йортында "Җырларымда - моңнарым" район татар җыры фестивале узды.
Ул мәдәният елы кысаларында татар халкының мәдәниятен, җыр мирасын баету, халык иҗатын популярлаштыру максаты белән оештырылды.
Чыгышларда райондагы татар авылларының тарихына бәйле риваятьләр тирән чагылыш тапты. Мәмәт мәдәният йортының "Ахирәтләр" фольклор ансамбле татар халкының борынгыдан килгән кич утыру йоласын сәхнәләштергән иде. "Кизләү" (Елховой), "Мизгел" (Түбән Абдул), "Алтынчәч" (Бишмунча), "Сәрбиназ" (Габдрахман) вокаль ансамбльләре, Колшәрип мәдәният йортының "Морат" инструменталь ансамбле үз җирлекләрендә яратып башкарыла торган халык җырларын тәкъдим итте. Фестивальдә 16 авылдан барлыгы 130 үзешчән катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа