Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырчыга урын түгел, 2 млн биргәннәр

20 яшьлек татарстанлы кыз Сочида узган халыкара музыкаль бәйгедә Россия данын яклап чыгыш ясаган.

Аның белән бергә Россия данын яклаучылар Guru Groove Foundation төркеме һәм җырчы Олег Сидоров булган. Казаннан Камила Измайлова бәйгедә урын алуга ирешмәгән, әмма аңа махсус приз биргәннәр - ике миллион сум акча һәм «Югра» банкыннан клип төшерү мөмкинлеге.

Сүз уңаенда әйткәндә, бәйгедә беренче урын алучыга - Хорватидән Дамир Кедзога 3,5 миллион сум эләккән. Икенче урынны Казахстан һәм Индонезия җырчылары бүлешкән. Өченче урында - Украинадан килгән төркем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса