Реклама
Сочида кышкы Уеннарны ачу тантанасында спортчылар парады вакытында Земфираның "Хочешь?" композициясенә ремикс яңгырады.
Җырчы үз җырын законсыз куллануларында "Первый канал"ны гаепләде. Әлеге хәбәр бүген, 8 февральдә аның рәсми сайтында пәйда булды. Ул анда авторлык хокукларын бозуларын, трэкны килешүләрсез яңгыратулары турында яза (автор грамматикасы саклана): «первый канал проигнорировал все возможные договоренности и использовал мой трэк без согласия. это прямое нарушение авторских прав. это беспредел) открытие отличное! Костя, поздравляю! но что это за неуважение? вы делаете все что хотите?».
Земфира судка мөрәҗәгать итәчәкме-юкмы, әлегә билгеле түгел, дип хәбәр итә "Татар-информ"
Әлмәт районы