Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәйге яллар файдалы узсын

Әлмәт муниципаль районында җәйге чорда төрле лагерьларда 5065 баланың ялы оештырылачак, 42 мәгариф учреждениесендә 4-28 июнь көннәрендә мәктәп яны лагерьлары эшлиячәк. Биредә 3350 укучы мәшгуль булачак.

Беренче чиратта, мәктәп яны лагерьларына аз тәэмин ителешле, күпбалалы гаиләләрдән булган балаларны һәм ПДНда, КДНда исәптә торган укучыларны кабул итү бурычы куелган. Яшүсмерләр клубларында да ял итү мәйданнары оештырылачак. Аларда 1200 бала җәлеп ителәчәк. Бу хакта ай башында Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов рәислегендә уздырыла торган айлык киңәшмәдә мәгълүмат җиткерелде. Тулы доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов чыгыш ясады.

Бүгенге көндә лагерьлар бар яклап та балаларны кабул итәргә әзер, тиешле службалар тарафыннан аларда тикшерүләр үткәрелгән, 150 студент балалар лагерьларында эшләргә хокук бирүче сертификатлар алган, 286 тәрбияче вожатый осталыгы мәктәбендә укулар узган.

Быел профильле сменаларда 938 кеше ял итәчәк, шуларның 200 е җирле бюджет, калганнары республика хисабына. 28 майда "Сәламәтлек" санаторий-профилакториенда "Дискавери" лингвистик сменасына 60 бала, 2 июньнән "Березка"га "Кадет" сменасына шулай ук 60 укучы кабул ителгән. Студентлар һәм эшләүче яшьләр өчен дә лидерлык сыйфатлары булдыруга юнәлтелгән 2 профильле смена, 72 яшүсмер өчен спорт-туризм сменалары оештырылачак. Быел яңа смена да ачыла - волейбол федерациясе "Волейбол йолдызчыклары"н булдырачак, анда 46 кеше җәлеп ителәчәк.

Муниципаль һәм дәүләт учреждениеләрендә хезмәт куючыларның балаларына күркәм традиция буенча "Татнефть" компаниясе быел да 75 юллама бүлеп биргән. Республика бюджетыннан коммерция һәм коммерция тибында булмаган оешмаларда эшләүчеләрнең балалары ялын уздыруга 750 меңнән артык акча бирелгән.

Җәйге чорда 2000 укучы һәм студент эш белән тәэмин ителәчәк, аларга хезмәт хакы түләнәчәк.

Айлык киңәшмәдә экологик икеайлыкка да нәтиҗәләр ясалды. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры А.Маликовның чыгышыннан күренгәнчә, әлеге чарада барлыгы 68 мең кеше катнашкан, 1200 берәмлек техника чүп-чар түгелгән, 5,5 мең агач утыртылган. Әлеге чорда оештырылган икенчел чимал җыюда авыл җирлекләре зур активлык күрсәткән. 7 июнь көнне Новоникольск авылында үтәчәк экологик семинар-киңәшмәдә иң-иңнәр игълан ителәчәк. Бакчаларда һәм йорт яны территорияләрендә чүп яндырган өчен 17 административ беркетмә төзелгән, телдән 30 кисәтү ясалган.

Безнең район экологик икеайлыкны уздыру буенча республика дәрәҗәсендә бик яхшы бәяләнгән. Бу уңайдан М.Салихов барлык службаларга, идарә-оешмаларга рәхмәтен белдерде һәм алга таба да чисталык сакларга чакырды. Аеруча район башлыгы утырткан агачларны исәптә тотарга кирәклеккә басым ясады.

Киңәшмәгә җыелучылар игътибарына "Салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет-сервисына тоташу мөмкинлеге турындагы чыгыш та тәкъдим ителде. Бу хакта ТР буенча Россия федераль салым службасының 16 нчы районара инспекциясе начальнигы Р.Тимербулатов сөйләде. Әлеге электрон хезмәт аша һәркем үзенең салымнары турында тиз арада белешә, шулай ук интернет аша гына салым органнары хезмәткәрләренә хат юллый ала. www.r16.nalog.ru адресы буенча "Салым түләүченең шәхси кабинеты"ннан файдалану өчен салым органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, һәркемгә биредә шәхси пароль биреләчәк. Ә соңыннан парольне үзгәртергә дә була.

Май аена йомгак ясап, М.Салихов аның төрле чараларга бай булуын билгеләде һәм төрле юнәлештә, һәр башлангычта "Татнефть" ААҖнең ярдәм күрсәтүен ассызыклады, шәхсән компаниянең генераль директоры Ш.Тәхаветдиновка рәхмәтен җиткерде.

Җәй төзелеш эшләре тулы көченә алып барылучы чор санала. Шуңа да һәр объектта эшләр план буенча җәелдерелергә тиеш, графиктан читләшүне булдырмау зарур. Торак төзелеше, йортларга капиталь ремонт уздыру, объектларны "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасы буенча төзекләндерү, мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләрен башкару, ФАПлар төзелеше - һәммәсе дә муниципаль район башлыгының игътибар үзәгендә. М.Салихов алданган өлешчеләр йортын билгеләнгән срокка җитештерергә кирәклеккә күрсәтте. Аны шулай ук йортлардагы асылмалы кабельләрнең күплеге мәсьәләсе борчый. Бу юнәлештә дә ул күрсәтмәләрен бирде.

Газетабызның алдагы саннарында хәбәр иткәнебезчә, халыктан "Народный контроль" порталына кабул ителүче шикаятьләрне җитәкчелек ныклы контрольдә тота. ТР Президенты Указы белән хәзер анда басылган язмалар буенча 10 көн эчендә тиешле чаралар күрелергә тиеш. Шуңа да һәр службага әлеге мәсьәләдә җитди караш булырга тиешлеге ассызыкланды.

Июнь Сабантуйлар белән үрелеп барачак. Шәһәребездә узачак халкыбызның милли бәйрәмендә исә быел күңелле үзгәрешләр кертелде, күрми калмагыз!

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250