Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәйге каникуллар вакытында балалар өчен шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында яңа профиль сменалар оештырылачак

1 июньдә башланачак җәйге каникуллар вакытына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында республика профиль сменаларының яңа программалары әзерләнде. Аларның эшчәнлегенә министрлык, ведомстволарның әйдәп баручы белгечләрен, Татарстан Республикасы югары уку йортлары профессорлык-педагогик составы җәлеп ителәчәк. Алар арасында - Спас районында Болгар шәһәрендә урнашачак Татар теле буенча...

1 июньдә башланачак җәйге каникуллар вакытына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында республика профиль сменаларының яңа программалары әзерләнде. Аларның эшчәнлегенә министрлык, ведомстволарның әйдәп баручы белгечләрен, Татарстан Республикасы югары уку йортлары профессорлык-педагогик составы җәлеп ителәчәк.

Алар арасында - Спас районында Болгар шәһәрендә урнашачак Татар теле буенча сөйләм практикасына юнәлдерелгән регионара палаткалы лагерь да бар. Бер меңнән артык татар балалары - Россия Федерациясенең төрле регионнарында, Ерак һәм Якын чит илләрдә яшәүче, олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, фестивальләрдә, спорт чараларында җиңүчеләр һәм призерлар ял гына итеп калмыйча, татар халкы мәдәниятын яхшырак белә, бүгенге Татарстан белән таныша, татар теле буенча үз белемнәрен яхшырта алачак. Шулай ук физик культура, тарих, филология, геология, информатика, экология, биология һәм химия фәннәреннән олимпиадага әзерлек буенча яңа республика профиль смена эшлиячәк.
Моннан тыш, Татарстан Респубикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елда 5550 баланы (2013 ел - 3682 бала) сәламәтләндерергә планлаштыра.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса