Җәйге кампуска Россия югары уку йортларында укучы студентларның иң-иңнәре җыелачак
2014 елның 19-28 июлендә Татарстан Республикасында "Казан" тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында "Президент академиясенең Җәйге кампусы" дип аталган өченче халыкара мәгариф форумы узачак.
Әлеге чарада 360 кеше катнашачак. Кампусның төп темасы - "Киләчәк мәгарифе". Әлеге уку-укыту программасы уникаль форматта оештырылачак. Делегатларга лекцияләр һәм экспертлар катнашында махсус дәресләр тәкъдим ителәчәк.
http://mon.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа