Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйдәшен үтергән һәм сабыен тәрәзәдән ыргыткан

Республика тикшерү комитеты 25 яшьлек Татьянага карага җинаять эше кузгаткан.

Ул өйдәшен үтергән дип фаразлана. ТР буенча СУ СКР матбугат хезмәте кызның 10 март көнне кичен 43 яшьлек өйдәше белән спиртлы эчемлекләр эчүен хәбәр итә. Аннан соң ике арада бәхәс куба, ир Татьянаның халат бавын өзә. Кыз өйдәшен этеп җибәрә, ул егылгач, халат бавын алып аның муенына урый һәм ирне буа. Кыз әлеге хәлне танышларына хәбәр итә һәм фатирны ташлап чыгып китмәкче була. Ачкычын тапмагач, икенче каттан яшь ярымлык кызын көрткә ыргыта һәм аның артыннан үзе дә сикерә. Полиция хезмәткәрләре аны шушы ук көнне әнисенең фатирында тоткарлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса