Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйдәшен дә, күршесен дә үтереп, идән астына яшергән

Полициягә 21 мартта Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче 53 яшьлек хатын-кызның өенә кайтмавы турында хәбәр керә.

Оператив-эзләнүләр вакытында шик әлеге авылда яшәүче элек тә хөкем ителгән булган 58 яшьлек ир-атка төшә. 11 апрельдә аның йортында тикшерү була. Полиция хезмәткәрләре идәндәге канга охшаган тапларга һәм берничә яңа кадакка игътибар итә. Ачып карасалар, анда бер хатын-кыз гәүдәсе ята. Ул әлеге ир-атның 44 яшьлек өйдәше булып чыга. Тикшерү каралты-кураларда да дәвам итә. Югалган хатынның туракланган гәүдәсе мунча идәне астында табыла. Шикле кешенең җинятен танудан гайре чара калмый. Ул полиция хезмәткәрләренә исерткеч эчемлекләр эчеп утырганнан соң ике арада низаг чыгуын һәм өйдәшен буып үтерүен сөйли. Күршесен дә исерек хәлендә бәхәскә кереп бууын әйтә. Хәзерге вакытта аңа карата 105 нче маддә буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250