Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйдәгез, бергәләп изгелек кылыйк!

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров тарафыннан булдырылган "Кайгырту" хәйрия фонды белгечләре һәм "Әлмәт РТВ" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре 23 май көнне Нәдер авылына бардылар. Буш кул белән түгел, ә тулы сумкалар күтәреп.

Әйберләр арасында - язгы-көзге, җәйге һәм кышкы яхшы кием-салым, шулай ук кухня кирәк-яраклары һәм урын-җир әйберләре. Бу ярдәм ике опекун гаиләгә һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге ике кешегә билгеләнгән иде.
Төрле кием-салым һәм савыт-сабаның күпчелеге опекун гаиләләргә тапшырылды. Берсе - Файдуллиннар гаиләсе үзләренең ике балалары өстенә тагын икене - бертуганнарының абыйлы-сеңелле балаларын опекага алган. Аларның балалар йортына эләгүенә битараф кала алмаганнар. Бигрәк тә әни кеше, үзе тугыз балалы гаиләдән булганга, балалар тулы гаиләдә - әни һәм әти белән үсәргә тиеш дип саный.
Сөләймановлар гаиләсендә дә опекунлыкка алынган балалар тәрбияләнә. Аларны үз әбиләре үстерә. Былтыр балаларның бердәнбер гаиләне туендыручы булган әниләре үлеп киткән. Аның артыннан икенче бәла килгән - унөч яшьлек Рубинаны нык кыйнаганнар, ул бер күзсез калган. Кызга берничә операция кичерергә туры килгән. Хәзер дә өч ай саен ун мең сумлык дәва кирәк. Теләге булган кешеләр Рубинага ярдәм кулы суза ала. Элемтәгә керү өчен телефоннарны Дәүләт Думасы депутаты Р.Ф.Әбүбакиров сайтында табарга була.
"Әйберләргә - икенче тормыш" акциясе дә дәвам итә. Сез үзегезгә кирәкмәгән, шулай ук куллануда булып та яхшы сакланган әйберләрегезне сәүдә техникумы тулай торагының "Изгелек бүлмәсе"нә китерә аласыз. Белгечнең телефоны - 8-919-636-50-60. Без үз чиратыбызда бу әйберләрне мохтаҗларга таратачакбыз.
"Кайгырту" хәйрия фонды изге күңелле кешеләргә мөрәҗәгать итә: "Әйдәгез, бергәләп изгелек кылыйк!"

Г.МИННЕХАНОВА.
"Әлмәт РТВ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250