Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйдаманлык һөнәре

"Әгәр син балаларны яратсаң, тирә-юньдәге үзгәрешләр белән даими кызыксынсаң; әгәр син күп эшләргә курыкмасаң, вакытыңны төгәл һәм дөрес итеп бүлә белсәң; әгәр син хис-тойгыларыңны һәрвакыт бәйдә тотсаң, юк-барга үпкәләмәсәң, начар кәефеңне башкаларга күчермәсәң; әгәр син туктаусыз үз өстеңдә эшләргә тырышсаң, яңалыкка, камиллеккә омтылсаң, димәк, син - әйдаман!"

2014 нче елның 25 - 26 гыйнварында "Костер" республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә үткәрелгән әйдаманнар һәм әйдаман ярдәмчеләре слеты әнә шундый девиз астында үтте. Слетның программасы әйдаманнарны өйрәтү, 2013 нче елгы җәйге кампания нәтиҗәләре һәм 2014 нче елгы җәйге ялны оештыру мәсьәләләрен үз эченә алды. Слетта катнашучылар өчен балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын дөрес һәм файдалы итеп үткәрә белү, креатив фикерләү, оештыру сәләтләрен үстерүгә багышланган лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар үткәрелде. Катнашучылар әйдаманның эш вазыйфасы, имиджы, абруе турында фикер алыштылар, кирәкле эш кәгазьләрен өйрәнделәр. Берсеннән-берсе кызыклы чараларда әйдаманнарга сәләтләрен һәрьяклап күрсәтү өчен мөмкинлекләр зур иде.

Слетның ябылу тантанасында үз эшенә бирелгән иң яхшы әйдаманнарны бүләкләү булды.

Чыганак: http://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса