Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язын Әлмәт районы һәм шәһәреннән 240 егет хәрби хезмәткә китәчәк

1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш старт алды. Быел әлеге кампания 24 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу Казанда Универсиада узу белән бәйле. Язын Әлмәт районы һәм шәһәреннән 240 егет хәрби хезмәткә китәргә тиеш. Бу хакта башкарма комитетта хәрби чакырылыш буенча ведомствоара комиссия утырышында әйттеләр.

Татарстан хәрби комиссариатының Әлмәт шәһәре һәм районы буенча бүлеге җитәкчесе Ришат Сабиров сүзләренчә, төбәк көзге чакырылыш планын тулысынча үтәгән. 252 егет Ватан алдындагы изге бурычын үти. Шуларның 130 ы хәрби-исәп белгечлекләре буенча әзерләнгән. 3 кеше альтернатив хезмәтне сайлаган. "Россия почтасы" бүлекләренә билгеләнгән бу егетләр - "Свидетели Иеговы" халыкара дини оешмасы тарафдарлары.

Киңәйтелгән утырышта булачак солдатларга медицина күзәтүе уздыру, хәрби-исәп белгечлекләре буенча укыту, хезмәттән качып йөрүчеләрне эзләү, андый гамәлләр өчен җаваплылык турында сүз булды. Мәктәпләрдә, югары һәм урта-махсус уку йортларында егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү торышына төп басым ясалды. Бу хакта мәгариф идарәсе һәм каладагы кайбер уку йортлары хисап тотты. Район башлыгы бигрәк тә хәрби хезмәткә чакырылачак егетләр арасында физик әзерлек нормативларын үти алмаучылар күплеген ассызыклады. Әлмәт политехник техникумында андыйлар 17 кеше. Барысы да мәгълүмат технологияләре белгечлеге буенча укучылар. Тормыштагы күзәтүләрдән чыгып фикер йөртсәң, программист физик әзерлеге белән түгел, интеллектуаль функцияләре координациясе югарылыгы белән аерылып тора. Кем белә бит әле?! Халык мәкалендәгечә, "беләге юан берне, белеме юан меңне егар"га да мөмкин.

2002 елдан Әлмәттә республикада бердәнбер хәрби хезмәт нигезләре буенча мәктәпара укыту-методика үзәге эшли. Хәрби хезмәт нигезләре курсын үзләштерү, хәрби-патриотик тәрбия бирү, хәрби уку йортларына әзерләү өчен биредә шартлар тудырылган. Дәресләргә хәрби комиссариат офицерлары, прокуратура, гражданнар оборонасы хезмәте белгечләре дә чакырыла. Сүз уңаенда, 2011-2012 нче уку елында 2 укучы хәрби уку йортына керү теләге белдерсә, быел андыйлар - 25 кеше.

"Хәрби хезмәт нигезләре" программасы кысаларында җәй көне 10 нчы сыйныф егетләрен хәрби-кыр җыеннарына чакыру гадәте бар. Беренче чирканчыкны булачак солдатлар шунда ала да. Хәрби хезмәткәрләрнең көнкүреше, пневматик коралдан ату, каршылыклар полосасын узу, яу кырында хәрәкәт алымнары һәм башка күнегүләр белән таныша. 2012 елның җәендә 480 ләп укучы узган бу сынауны. Болар хакында ведомствоара комиссия каршында мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев хисап тотты.

Хисап ясалды, бурычлар билгеләнде. Ватан алдындагы бурычны үтәү әһәмиятен 18 апрельдә традицион гомумрайон хәрби хезмәткә чакырылучы көнендә тагын искәртәчәкләр әле.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250