Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Аппак" хуҗалыгында алмашка яшьләр юк

Иртә килгән язга шатланып, тургайлар җырына кушылып басуларда трактор гөрелтесе яңгырый.

Авыл хезмәтчәннәре бәрәкәтле орлыкларны туфракка күмәргә ашыга. Язның бер көне ел туйдырасын яхшы белгәнгә күрә, кар суларын сеңдереп өлгергән кыр участокларында эш гөрләп тора. Авырмы, җиңелме - районыбыз хуҗалыкларының матди хәлләре бертигез булмаса да, елның бу чорында бер-берләреннән калышмаска тырыша алар.

2003 елда нигез салынган "Аппак" җәмгыяте бүген Әлмәттә әйдәп баручылардан түгел. Шулай да бүгенгесе көндә дәүләт, банклар яки хезмәтчәннәре каршында бурычлары булмаган, шуңа да аягында нык басып тора торган "урта куллы" крәстиян хәлендә. Башкалар кебек үк, биредә иген игәләр, ит-сөт җитештерәләр. Күршеләре кебек үк, көздән җыелган уңышка шатланып, амбарларда кышын исән-сау чыккан тук орлыкларны ерак сәфәргә озатырга әзерләр.

Әлеге хуҗалык зур түгел, сөрү җирләре бары 1000 гектар чамасы. 300 баш мөгезле эре терлеккә иркенләп йөрергә көтүлек җирләре, җитәрлек азык запасы булдыру өчен күпъеллык үлән мәйданнары бар, ел саен силос базларын тутырырлык кукуруз утырталар. Быелгы план буенча 100 әр гектар арпа, солы, язгы бодай чәчәргә чамалап торалар.

- Көзге уҗым басулары да өметле күренә быел, - ди "Аппак" хуҗалыгы генераль директоры Әсхәт Пукачев. - Шулай да эшлисе эшләр бихисап әле, бары җан биргәнгә генә җүн бирер, ди бит.

Аның сүзләренә идарәче вазифаларын башкаручы, 24 ел гомерен әлеге хуҗалыкка багышлаган Талия Мулюкова кушыла:

- Кулдан килгәннең барысын да эшләдек инде, орлыклар кондицияләнгән, техника ремонтланган, күпъеллык үлән культуралары да, парга сөрелгән җирләр дә тырмаланган, уҗымнарга ашлама кертелгән. Менә һава торышы гына рәтләнсен!

Талия апа кебек гомерләрен авылга берегеп уздыручылар байтак монда. Механизаторлар Илья Ялайкин, Николай Фадин, сыер савучы Татьяна Титова, Галина Фадеевалар, склад мөдире Анастасия Макарова һәм башкалар авыл тормышыннан куркып ятучылардан түгел. Үз эшләрен белеп, шуңа да яратып башкаралар.

Беренче карашка җайлы гына тоелса да, биредә хәл ителәсе мәсьәләләр җитешле, әлбәттә. Мисал өчен, эшче көчләр картаеп бара, ә алмашка яшьләр килергә ашыкмый. Язын үз көчләре белән эшләсәләр дә, урып-җыю вакытында осталарны башка төбәкләрдән эзләргә мәҗбүрләр. Яз җитмәс борын көтүчеләрне күрше Чувашия республикасыннан чакырып китергәннәр дә инде.

Рәдифә Ногманова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса