Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулуын каршылап

Март аенда Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тула.

Төп бәйрәм чарасын быел көз билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Әлмәтнең каләм ияләре чираттагы очрашуында килеште. 1956 елда әдәби түгәрәк буларак башлаган эшен Әдип Маликов соңрак язучы Гариф Ахунов белән берлектә оешма дәрәҗәсенә күтәрә. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге бүген 10 район әдипләрен берләштерә. Утырышта алар юбилей чаралары турында фикер алышты. Әлмәтнең 60, Татарстанда нефть ятмалары үзләштерелә башлауның 70 һәм берлекнең 50 еллыгы уңаеннан язучылар хатирәләрен, истәлекләрен газета укучыларга да җиткерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250