Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы бозга чыкма

Безнең климатик зонада һава торышының аномаль үзгәрүе күзәтелә.

Кыш башында көннәрнең җепшетүе, моның даими кабатлануы сулыкларда бозның ныгуына киртә булып тора. Һәр көнне бозның калынлыгын тикшерү бүгенге көндә аның 20-25 сантиметр калынлыктагы өске катламы тонык төстә булуын, ә аның астында үтә күренмәле бозның 20 сантиметр тәшкил итүен күрсәтә. Кар авырлыгы аркасында даими рәвештә боз өстенә су чыга. Бөтен өслек буенча 40 сантиметрга кадәр киңлектә ярыклар бар. Бозны өстән кояш җылыта, астан агым юа. Мондый шартларда ул үзенең ныклыгын тиз югалта һәм куркынычка әверелә. Яз көне бозда йөрү гаять куркыныч.
Боз киткәндә һәм язгы ташу вакытында елга аша чыгу, текә яр буенда тору, боз күп тупланган урында суга якын килү тыела. Бу чорда балаларны су янына җибәрмәвең, куркыныч турында аңлатуың хәерле. Караучысыз калганда алар кайвакыт текә яр буенда уйныйлар, бозда йөриләр. Мондый ваемсызлык бәхетсезлек белән төгәлләнә.

http://mchs.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250