Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр грантлар бәйгесендә катнашып җиңү яулады

Әле күптән түгел генә "Авыл көче" проектында катнашучылар үз проектларын онлайн питч-сессия кысаларында яклады, бүген инде проект кысаларында узган "Авылда социаль проектлаштыру" грант бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.

Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә республикада  район һәм Аграр яшьләр берләшмәсенең  башлангыч бүлекләре арасында социаль әһәмиятле проектлар конкурсы уздыра.
Бәйге авыл яшьләре өчен иң нәтиҗәле социаль-әһәмиятле проектларга һәм программаларга ярдәм итү һәм аларны гамәлгә кертү максатларында оештырылды.

Бәйге алты номинация буенча уздырыла. Быел 19 районнан 24 проект тәкъдим ителгән. Анда барлыгы 136 кеше катнашкан.

Җиңүчеләр арасында якташларыбыз да бар.  Дмитрий Столяров җитәкчелегендәге "Сказители" командасы тәкъдим иткән проект "Авыл территорияләрендә креатив технологияләр үсеше" номинациясендә җиңү яулады. Әлмәт командасы 200 000 сумлык грантка ия булды.

Фото:https://almetyevsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса