Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ятьмәгә эләкмәвең хәерле

Кайчандыр, 27 ел элек, Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы белән БМОның Дәүләт Ассамблеясы үзенчәлекле датаны гамәлгә куйдылар. 26 июнь Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне дип игълан ителде.

Шулай итеп дөнья җәмәгатьчелеге наркоманиянең афәт булуын, демографик һәлакәттән алып икътисадның криминаллашуына кадәр төрледән-төрле хәвефле нәтиҗәләргә китергән золым икәнен рәсми рәвештә таныды. Татарстанның нефть башкаласында да әлеге тема көн кадагыннан төшми.

Әлмәтнең наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш алып баручы көчләре 26 июнь көнне Яшьләр үзәгенә махсус семинарга җыелды. Аны Россия ФСКНының Татарстан буенча идарәсе белән Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе оештырды. Дәүләт наркоконтроле вәкилләре, дин башлыклары, хокук саклау органнары һәм Әлмәт наркология диспансеры хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре наркотиклар белән бәйле вәзгыятькә теге яки бу рәвешле мөнәсәбәте булган һәр ведомствоның көнүзәк проблемаларын уртага салып тикшерделәр, уртак эш стратегиясен билгеләделәр. Бер сүз белән әйткәндә, бөтен көчләре һәм ведомстволары белән наркоманиягә каршы икәнлекләрен белдерделәр. Кичке акция шуның ачык бер дәлиле булды. Инициаторлары - балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә, «Саулык» профильле яшүсмерләр клубы, «Тәлгать Шәйхуллин исемендәге хәйрия реабилитация үзәге» Әлмәт шәһәр иҗтимагый хәрәкәте, «Аек Әлмәт» клубы. Бу гамәлне хуплап, аларның тарафдарлары, көрәштәшләре: сәламәт яшәү рәвеше клублары һәм хәрәкәтләре, студентлар, мәктәп укучылары, шәһәрнең аноним наркоманнар төркеме дә акциягә актив кушылды. Әлмәт медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре махсус әдәбият таратса, Әлмәт СПИД-үзәге вәкилләре барлык теләүчеләргә бушлай ВИЧ булу-булмауга экспресс-анализ үткәрде.

Яшереп торасы юк, «наркомания» сүзен ишеткәндә әле һаман күпләребезнең күз алдына традицион шприц, энә, мәк саламы килә торгандыр… Ләкин бу күренешне тагын да киңәйтебрәк күзалларга туры килә. Тыелган матдәләрнең күпсанлы исемлегенә хәзер модага кереп киткән «тозлар-микслар» өстәлгәннән генә түгел бу. Алкоголь - шулай ук наркотик, дәүләт тарафыннан стандарт кертелгән бердәнбер наркотик. 1972 елда игълан ителгән 18300-72 ГОСТы ректификацияләнгән этил спиртының «үзенә хас исе булган, җиңел янып китүчән, төссез сыеклык булуын һәм көчле тәэсир итүче, башта ярсытып җибәрүче, аннан нерв системасы параличы китереп чыгаручы наркотикларга кертелүен» бәян итә. 1982 елдагы 5964-82 ГОСТы үзгәртелгән рәвештә дөнья күрде: аннан ярсыту һәм паралич хакындагы сүзләр алып ташланды. Ләкин ул элеккечә үк бөтен хәмер продуктлары составына кергән этил спиртының наркотик булуын инкарь итми. Тәмәкене дә наркотикларга кертергә мөмкин. Болай дип раслау ялгыш булса, 44 миллион тәмәке тартучы россиялеләр бу бәйлелектән тартуга каршы Федераль закон үз көченә кергәч үк җиңел генә баш тарта алган булырлар иде.

Яшьләр үзәге болдырында да әнә шул мәкерле наркотиклар һәм алар турында йөргән уйдырмалар хакында сүз барды. «Мини-лекция» белән оста итеп үрелеп барган концерт программасы да наркоманиягә каршы түзеп тора алмау позициясе булдыру зарурлыгын чагылдырды. Шунысы куанычлы, концерт барышында төрле буыннар чыгышын кешеләр бик яратып кабул итте. Монда яшүсмерләр клубларыннан килгән балаларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләрен дә, дәртле биюләрне дә, Әлмәт моржларының әйдәүчесе Михаил Землянов һәм медицина училищесының «Мария» аеклык клубы җитәкчесе Владимир Верясовның гитара белән җырлауларын да, эшче яшьләрнең ялкынлы «аек рэп» һәм «Легион» шәһәр яшьләр хәрәкәтенең таң калдырган күрсәтмә чыгышларын да күрергә була иде. Steet Work-out юнәлеше белән шөгыльләнүче егет-кызлар да, соклану хисе белән бергә, катнашучыларның күбесендә турникта күтәрелү яки шпагат ясарга өйрәнү теләге уяткандыр. Кыскасы, акция истә калырлык, файдалы һәм эчтәлекле булды.

Исегезгә төшерәбез: Әлмәт наркодиспансерының рәсми мәгълүматларына караганда, 731 пациент наркомания диагнозы белән учетта тора. Профилактик учетта - тагын 364 кеше. Ә үзләрен андый дип санамаган, «пәрдә артында» калучы реаль наркоманнар күпме икәнен берәү дә белми...

Наталья КЛЮЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса