Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ятимнәргә бүләкләр өләшенде

Яңа Кәшер мәктәп-интернатында "Йөрәктән сугарылган мәхәббәт белән" шәһәр хәйрия акциясе кысаларында концерт булып узды.

Әлеге акция апрель аенда ук старт алган иде. Шуннан башлап Әлмәт халкы һәм яшьләр комитетлары тарафыннан интернатта тәрбияләнүчеләр өчен кием-салым, аяк-киемнәре, китаплар, канцелярия товарлары, уенчыклар һәм башкалар җыелды. "Радиоприбор", "АЛНАС", "СМП-Нефтегаз", "Алсу" АЧНФ, торба заводы, мәгариф идарәсе, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе, СПИД-үзәк, районара почта бүлекчәсе, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә берничә дистә тартма көндәлек кирәк-ярагын бүләк иттеләр. Паркта җәйге сезонны ачу көнендә биредә булучылар да хәйрия чарасы җыю өчен куелган куб яныннан битараф узмады. Анда җыелган акчага барлык бала өчен канцелярия товарлары алынды. Җыелган әйберләр интернатта тәрбияләнүчеләргә концерт вакытында тапшырылды. Нәниләргә клоуннар чыгышы да бик ошады. Азактан һәркемгә баллы сувенирлар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса