Әлмәт таңнары

Ятим балаларга – әти-әниле Яңа ел

Россиянең төрле төбәкләрендәге гражданнарга балалар йортлары үзләрендә тәрбияләнүчеләрне Яңа ел бәйрәмнәре чорына үз гаиләләренә алып торырга тәкъдим итәчәк.

"Татар-информ" агентлыгы материаллары буенча, "Яңа ел гаилә даирәсендә" Бөтенроссия акциясенең башлануы президент каршындагы халыкара мөнәсәбәтләр советының 13-14 декабрьдә Симферопольдә үтәчәк утырышында игълан ителәчәк.

Президент советы әгъзалары фикеренчә, акция алга таба илебездә бер Яңа ел традициясе булып китәргә мөмкин, шулай ук гаиләләренә килгән балаларны уллыкка алу турында уйларга да этәргеч булыр.

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: