Яшүсмер травматик коралдан үги атасына аткан
Нурлаттагы бер гаиләдә низаг чыга. Гаилә башлыгы шактый гына салмыш көе, аудан кайта, хатыны белән бәхәскә керә.
Хәләл җефетенең шелтә-үпкәләре аучыга ошамый, һәм ул хатынын буа башлый. Үги әтисенең әнисен буганын 17 яшьлек егет тә тыныч кына карап тора алмый: ул травматик пистолет ала да, теге ир-атның башына ата. Үги ата кечкенә яралар белән гына котылган, - дип хәбәр итә җирле басма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа