Әлмәт таңнары

Яшьләргә эш табу җиңелме?

Кичәге студентлар - хәзер инде дипломлы белгечләрнең бу көннәрдә киләчәкләренә юл яру белән мәшгуль вакытлары. Кая эшкә барырга?

Ул күңелгә ятышлы, акчалы, перспективалы булырга тиеш. Яшьләрнең күпчелеге әнә шундый эш эзләп байтак гомерен уздыра. Теләкләр хыялда гына каламы, әллә гамәлгә ашарлыкмы? Яшьләр эшкә урнашканда нинди авырлыклар белән очраша? Әнә шул сораулар белән без кайберләренә мөрәҗәгать иттек.

Илназ Сираев, сайт администраторы:

- Минемчә, төп кыенлыклар яшьләр өчен эш урыннары булмауда. Элек бит кеше уку йортын тәмамлап чыкканда кая эшкә барачагын белгән. Ә хәзер хәл башкачарак. Өлкән яшьтәгеләр дә хезмәт урыннарына ябышып тора, лаеклы ялда булсалар да китмиләр. Күңеленә хуш килгән эш таба алмаучылар да хәтсез. Яшь кешенең карьера баскычы буйлап күтәрелүенә эшенең ошавы-ошамавы, коллектив, әлбәттә, элемтәләр йогынты ясый дип уйлыйм. Һәм хезмәт хакы, чөнки энтузиазм белән генә булмый, яшәргә дә кирәк бит. Хәзерге күзаллаулар буенча, нинди дә булса уңышка ирешү өчен кыю булу, кеше белән аралаша һәм ...ялагайлана белү кирәк. Шулай булмаганда, карьера әкрен үсеш ала.

Сиринә Мөхәммәтҗанова, журналист:

- Бүгенге көндә уку йортын тәмамлаган яшь белгечкә эш табуы бик авыр. Чөнки тәҗрибәсез, кичәге студентны эшкә аласылары килеп тормый. Яхшырак җиргә эшкә керер өчен тәҗрибә кирәк диләр, ә ничә еллар буе баш калкытмый укыган белгечнең аз акчалы эшкә керәсе килми. Һәм бу дөрес тә! Хәзерге заманда тормыш алып бару өчен алар тәкъдим иткән хезмәт хакы җитми. Уку йортлары студентларына эш табуда ярдәм итсә, бик яхшы булыр иде. Яшь кешенең карьера үсешенең төп сәбәпчесе - бары тик ул үзе генә. Танышлык аша яхшы эшкә кереп утырган белгеч, акылы һәм таланты булмаса, әллә нинди зур эшләр башкара алмаячак.

Лилия Зиннурова, журналист:

Реклама

- Эшкә урнашканда туган авырлыкларның сәбәпләре төрле. Дөнья белән капитализм идарә итә. Бүген бөтен нәрсә дә керем өчен эшләнә. Ә яшьләр өчен күп акча, зур керем кирәк. Тиеннәр өчен көненә 8, 10 сәгать эшләргә күпләр әзер түгел. Бөтен нәрсә дә кирәк, иң мөһиме тиз кирәк. Ә бит алай була алмый. Иң беренче чиратта, үзеңнең профессиональ осталыгыңны тел белән түгел, эшләп күрсәтү зарур. Менә шул чагында карьера баскычында да үсеш булачак. Хәзер күп кенә оешма-предприятиеләрдә эшкә үз кешеләрен алалар. Яшьләр үзләре теләгән эшне таба алмый, яхшы тормыш эзләп, я башка шәһәргә күчәргә, я үзенә ошамаган эшкә барырга мәҗбүр. Дөресен әйткәндә, бөтен нәрсә дә кешенең үзеннән, аның холык-фигыленнән тора.

Руслан Бажутов, фотограф:

- Бүген Россия гражданлыгы булган яшь кешегә эшкә урнашуда авырлыклар юк. Барлык өлкәләрдә дә эш урыннары җитәрлек. Хезмәт хакы һәм аны эшләп алу вакыты анысы инде башка мәсьәлә. Эш урыны сайлаганда бу зур үзенчәлеккә ия, билгеле. Без аз эшләп, күп акча алырга телибез. Кеше үзе өчен менә бу сорауга җавап бирергә тиеш: аңа эше ошыймы, әллә инде ул акча гына яратамы?! Яраткан эшеңне башкарган очракта, гәрчә хезмәт хакы аз булса да, карьера баскычыннан күтәрелү мөмкин булачак. Эштә осталык вакыт белән килә һәм ул кыйммәт тора.

Гөлнәзирә Садыйкова, ассистент-сәркатип:

- Яңа гына укуын бетергән яшь кешегә яхшы эшкә урнашу өчен танышлык кирәк. Шулай ук кешенең шәхси сыйфатлары, характеры зур роль уйный. Хәтта дипломыңның нинди төстә булуы, билгеләре дә ул кадәр мөһим түгел бүгенге заманда.

Роза Сәхбетдинова сораштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: