Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр үзәгендә йортлар буенча җаваплыларның киңәшмәсе булды

27 февральдә Яшьләр үзәгендә район башлыгы Мәҗит Салихов һәм Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков катнашында йортлар буенча җаваплыларның киңәшмәсе булды.

Киңәшмәгә шулай ук Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты вәкилләре, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренең җитәкчеләре чакырылган иде.

Мәҗит Салихов, җыелган кешеләрне сәламләп, бу өлкәдә эшләүчеләрнең килешеп эшләве аркасында, Әлмәт торак-коммуналь комплексының республикада иң яхшылардан саналуын әйтте. Алар күпмедер дәрәҗәдә безнең һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның ярдәмчеләре булып торалар, диде район башлыгы. Мәҗит Салихов фикеренчә, йорт өлкәннәренең эше җай белән барган йортларда яшәүчеләрнең дә, йорт идарәләренең дә проблемалары булмый диярлек.

Җыелышта Николай Богданчиков, Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры Дамир Аскиев, "АПТС" ААҖ директоры Василий Юрченко, "Әлмәт-Водоканал" ААҖ генераль директоры Раушан Хафизов чыгыш ясады.

Җыелыш барышында йортлар буенча җаваплылар эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар, шулай ук шәһәр, ресурс белән тәэмин итүче предприятие җитәкчеләренә сораулар бирделәр.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса