Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр үзәгендә бакчачыларның шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашуы булды

Бакчачыларны иң нык борчыган мәсьәлә - бакчачылык җәмгыятьләре территориясендә урлашу. "Яблочко" бакчасы вәкиле җәмгыятьләренең нәкъ менә урлашулар аркасында акрынлап таркала баруын әйтте.

Элек 700 кеше йөргән бакчага йөрүчеләр хәзер 100дән дә кимрәк.

Бакчаларны хосусыйлаштыру да зур проблема икән. Бакчачыларның бик күбесе моның өчен тиешле законнарны белми.

Шимбә өмәләре кызган көннәрдә тагын бер проблема кузгалды. Күп бакчачылар бу эшкә җаваплы карамыйлар, җыештырырга ашыкмыйлар. Андый бакчачыларга экология нормаларын сакламаган өчен экология департаменты тарафыннан 2,5-3 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса