Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр сәясәте лидерлары социаль ипотека программасы буенча торакны ала алачак

Бүгеннән Татарстанда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурсның заявка кампаниясе ачылды.

Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Бәйге Татарстанда 2011 елдан  башлап үткәрелеп килә. 

«Бу елдан башлап студентлар, аспирантлар, яшь белгечләр социаль ипотека буенча ташламалы шартларда торак алуга дәгъва итә ала Төп шарт-үз вузларында, районда, учреждениедә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда катнашу. Бәйгедә 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала», - дип хәбәр итте Тимур Сөләйманов. 

Ел саен  бәйге нәтиҗәләре буенча социаль ипотека программасында катнашу хокукына ия булачак 49 җиңүче билгеле була.

Узган ел нәтиҗәләре буенча 245 җиңүче бәхетле фатир  иясе булган. Заявка кампаниясе 31 июльгә  кадәр дәвам итәчәк.
 

Фото:Султан Исхаков

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса