Әлмәт таңнары

Яшьлек + сәләт = журналистика?

Заман яшьләре арасында бик популяр булган әлеге оешма хакында ишетеп белсәм дә, моңа кадәр анда булырга туры килмәгән иде.

Шәһәребездәге исеме үк кызыклы булган "Антикафе"га сукмагым күптән түгел төште. Әлеге адым яшьләрнең "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" журналистлары белән очрашу теләгенә бәйле иде.

Мартның җилле бер көне. Иртә килгән язга куанып булса кирәк, җиңелчәрәк кие- нелгән, шуңа да тиз арада өшергә өлгергәнмен. Ике катлы, бәләкәй һәм җылы бинага килеп кергәч, биредәге бүлмә җылылыгыннан битәр, җан рәхәтлегеннән өйгә кайткан кебек булдым. Дуслар җые- лырга кулай булсын өчен уңайлы диваннар, йомшак кәнә- филәр куелган. Бер сүз белән әйткәндә, "түгәрәк өстәл" итеп гәпләшергә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган җайлы урын булып чыкты "Антикафе" дигәннәре. "Friends club" - "дуслар клубы" буларак тәрҗемә ителүче әлеге җәм- гыятьтә виртуаль тормышка карый тере аралашуны өстен күргән яшьләр тора. Ә аралашу өчен темалар чикләнмә- гән, әлбәттә!

Мисал өчен, журналистика нәрсә ул? Аны ни белән "ашыйлар"? Журналист булып туа- лармы яки ул һөнәргә өй- рәнергә буламы? Профессиянең үзенчәлекләре нидән гый- барәт? Интервью алганда нинди сораудан башлау мәслихәт? Аңлагансыздыр, безне очрашуга чакырган яшьләрне нәкъ менә шушы сораулар кызыксындырды. Араларында эшли тор- ганнары да, студентлар да, якын арада урта мәктәпне тәмам- лаучылар да бар иде.

Реклама

Баштарак, танышып китүгә сәбәп итеп, биредә генә күреп була торган өстәл уеннары уйнадык. Ассоциатив аң үстерүгә һәм фантазия байлыгының тирәнлегенә китерә торган күп- төрле уеннарның берсе иде бу. Әйтергә кирәк, мондый мохитта аралашу вакытны файдалы уздырып кына калмый, араларны да якынайта. Күрәсең, әлеге клубның популярлыгы да шуннан гыйбарәттер.

Ә инде очрашуга кайтып шуны әйтәсе килә: соңгы арада берәмлек товар саналган журналист профессиясенең киләчәгенә өмет юк түгел. Беренчедән, очрашуда катнашкан шәһәрдәшләребез Интернетта гына утырмый, газета-журналлар белән дә да- ими танышып бара, телевизордан җитди тапшырулар да карый, дөнья хәлләре белән кызыксына (әйтергә кирәк, егетләр-кызлар безнең газеталарны укып үскән буын). Икенчедән, алар иҗат итәргә сәләтле. Өченчедән, журналист булу өчен барлык өл- кәдәге үзгәрешләрдән дә хәбәрдар булырга кирәклеген аңлый булып чыкты алар. Кайберләре инде үзләрен сынап карарга да өлгергән. Шунлыктан каләмдәшләребез мәгъ- лүматны караучыга, укучыга, тыңлаучыга җиткерүнең үтемле алымнары белән ныграк та кызыксынды. Сорауларга җа- вапларны "Знамя труда" журналистлары Лилия Седель- никова һәм Маргарита Державина белән бергәләп тулырак һәм ияләрен канәгатьләндерерлек итеп бирергә тырыш- тык.

Рәдифә НОГМАНОВА
Маргарита Державина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: