Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт яшьләре вакытлы эш таба алачак

1 июльдән Татарстан яшьләре өчен эш эзләү буенча электрон сервис эшли башлый.

ТР Яшьләр министрлыгы һәм Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге яшьләр өчен "Работа молодым" дигән потенциаль кандидатлар һәм эш бирүчеләр эзләү буенча яңа сервиска старт бирә.

Портал яшьләргә ел әйләнәсе вакытлы һәм сезонлы эш табарга мөмкинлек бирәчәк. Яшьләр эшче һөнәрләр буенча эшкә урнаша алачак, ә потенциаль эш бирүчеләр тикшерелгән яшь белгечләр белән тәэмин ителәчәк. Портал үз эченә эш эзләү, стажировка, практика алачак һәм яшьләргә карьераны нульдән башларга мөмкинлек бирәчәк.

Работа молодым – Молодежная биржа труда
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса