Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кара алтын табучылар яшел урман үстерә

Май азакларында «Татнефть» Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә Саба урман питомнигыннан кайтарылган триплоидлы усак үсентеләре утыртуны башлап җибәрде. Шулай итеп, компания тырышлыгы белән әлеге тирәлек өчен үпкәләр функциясен башкарачак яңа урманга нигез салына башлады.

- Эшкә «Татнефтегазпереработка» идарәсе кураторлык итә, ә подрядчы булып «Интех-лес» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора. «Татнефть» үзе эшчәнлек җәелдергән территориядә экологик хәлне яхшыртуга зур әһәмият бирә. Һәм әлеге бурычны үтәү кысаларында компания җитәкчелеге Түбән Мактама бистәсе тирәсендә урман үсентеләре зонасын булдыруда ярдәм итәргә дигән карар кабул итте, - дип сөйли «Татнефтегазпереработка» идарәсе начальнигының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Эдгар Мостафин. – Агымдагы елның май һәм август айларында гомуми мәйданы 15 гектар булган ике участокта 24 мең үсенте утырту планлаштырыла. Беренче участок җәй башына кадәр, ә икенче участок эссе вакытлар тәмамланганнан соң барлыкка киләчәк. 40-50 см биеклектәге кечкенә үсентеләр утыртыла, алар шактый нәзберек, шуңа да яхшы үсеп китә алсыннар өчен шушы ике чор сайланды.

Җомга көнне, 22 майда, Түбән Мактама бистәсе җитәкчелеге белән киңәшкәннән соң, агач үсентеләре өчен территория әзерләнде – буразналар сызылды. Ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә аларга махсус техника белән сак кына итеп агач үсентеләрен утыртып чыктылар.

Шушы санаулы көннәр эчендә әйләнеп үтү юлы артындагы сары тузганак басуы үзгәрде дә куйды. Берничә елдан биредә атмосфера һавасының чисталыгын саклаячак куе урман массивы барлыкка килер дип көтелә. Агачлар кислород бүлеп чыгару, углекислый газны һәм транспорт эшләгәндә бүленеп чыга торган зарарлы газларны йоту сәләтенә ия. Бу максатларда лаборатория шартларында чыгарылган триплоидлы усак сайланган, аның тернәкләнеп китү сыйфаты югары, ул суыкка чыдам, тиз үсә, гади усактан аермалы буларак, черек һәм гөмбә авыруларына бирешми.

«Татнефть» компаниясенең яшел урманнар булдыру буенча планнары зурдан. Нефтьчеләр үзләре эшчәнлек алып бара торган биләмәләрдә ел саен кимендә 2 млн төп агач утыртырга планлаштыра. Моның өчен акча бүлеп бирелә, подрядчылар җәлеп ителә. «Интех-лес» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Татнефть» белән бу юнәлештә 2011 елдан бирле хезмәттәшлек итә инде. Ә 2013 елдан ул «АЗСлардан урман» проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Быел аның катнашында Әлмәт, Азнакай, Зәй районнарында 100 гектарга якын мәйданда 165 мең үсенте утыртылды.

Агачларны утырту механикалаштырылган ысул белән, шактый тиз башкарыла. Башта буразна сөрелә. Аннары тракторга 500-600 төп үсенте төялгән урман утырту машинасы беркетелә. Махсус җайланма тамыры дымлы торфта утырган үсентене эләктереп ала да, сак кына буразнага төшерә. Шулай итеп үсентеләрнең тигез рәте барлыкка килә. «Әгәр гадәти агачлар утыртсак, эш күпкә озаграк барыр иде», - дип билгеләп үтә подрядчы оешма вәкиле.

- Утыртмаларның тыгызлыгы - 1 гектарга 1650 агач. Бу - үсентеләрнең тернәкләнеп китүен исәпкә алып шулай эшләнә, һәм биредә урман үсәчәген гарантияли, - ди Эдгар Нәсимович, агачларны утырту гына түгел, аларны үстерү дә мөһим булуын ассызыклап.

«Татнефтегазпереработка» идарәсе җитәкчелеге агачлар утырту эше башлануы хакында Түбән Мактама бистәсе җитәкчелеген алдан ук кисәтте һәм бистәдә яшәүчеләрнең бирегә малларын чыгармауларын, яшел үсентеләрне саклауларын тәэмин итүне үтенде. Ахыр чиктә барлык бу эшләр кешеләр өчен һәм аларның мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнә бит.

Эльвира ГАТАУЛЛИНА

Наил Гатауллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса