Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь техниклар чираттагы җиңү яулады

Казанда суднолар моделе буенча шәхси-команда ярышлары узды.

Өлкәнрәк балалар арасындагы төркемдә Әләтнең дә яшь техниклары катнашты. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, республика ярышлары судомодель спорты кагыйдәләре һәм бердәм Бөтенроссия спорт классификациясе төгәл сакланып үтте. Команда зачетында әлмәтлеләр казанлылардан алты баллга гына калышып, икенче урын яулады. Шәхси беренчелектә төрле класслы модельләр буенча Николай Митрофанов, Равил Хәбиров, Рамис Шәрәфетдинов беренче урын яуладылар. Призерлар әзерләгән өчен команда җитәкчесе Наил Бадыйкшанов һәм яшь техниклар станциясе методисты Таһир Галиев дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250