Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшәү минимумы арткан

РФ Хөкүмәте 2014 елның икенче кварталында бер кешегә уртача яшәү минимумын раслаган.

Хәзер ул 8192 сум тәшкил итә. Бу узган кварталга караганда 6,6 процентка күбрәк. Әлеге карар РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

2014 елның беренче кварталында яшәү минимумы 7688 сум тәшкил иткән.

"Россия Федерациясе буенча яшәү минимумы күләмен 2014 елның икенче кварталына бер кешегә - 8192 сум, эшкә яраклы кешегә - 8834 сум, пенсия яшендәгеләргә - 6717 сум, балаларга - 7920 сум дип билгеләргә", диелә документта.

Яшәү минимумы арту азык-төлек продуктларына бәя күтәрелү белән бәйле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса