Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь әлмәтлеләр янгын сүндерүчеләр хезмәте белән танышты

Янгын каравылының 365 еллыгына багышланган бәйрәм алдыннан 15 нче янгын частена 31 нче «Кояшкай» балалар бакчасы нәниләре экскурсиягә килде.

Янгын часте хезмәткәрләре балаларны шатланып каршы алды, үз хезмәтләре, янгын сүндерү техникасы белән таныштырды. Һәр сабый күпмедер вакытка үзе дә янгын сүндерүчегә әверелде - аларның киемнәрен киде, машиналарына утырды, сирена кабызып карады. Әлеге чара нәниләр күңелендә уелып калып, бәлки әле алар арасында киләчәктә янгын сүндерүче булырга теләүчеләр дә табылыр. Экскурсия азагында балаларга бүләкләр өләшенде. Алар исә экскурсиядән алган тәэсирләрен рәсемнәрдә гәүдәләндерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса