Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь әлмәтлеләр “Туган якның табигате” исемле рәсем конкурсында катнаша алалар

Экология елы кысаларында Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы игълан ителде.

Ул балаларда экология тематикасына кызыксыну уяту һәм туган якның экологик торышына барчасының игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырылган. 
Бу конкурс өч төрле яшь төркемнәре арасында уздырыла: 
- 7-9 яшькәчә балалар; 
- 10-14 яшькәчә балалар; 
- 15-18 яшькәчә балалар.
Катнашу өчен 1 ноябрьгә кадәр www.эко2017.рф сайтында теркәлергә һәм анда үз эшеңне урнаштырырга кирәк. Рәсем төрле материалда, теләсә нинди жанрда төрле дәрәҗәдәге осталар белән эшләнә ала. 
Сәнагать эше түбәндәге тематикаларның берсе буенча эшләнергә тиеш: туган якның тыюлы почмаклары, сак астында булучы һәм югалып баручы үсемлекләр һәм хайваннар, рәссам катнашкан экологик чаралар, табигать һәйкәлләре, Экология елының символик эмблемалары, яраткан табигый урыннар. 
15 ноябрь көнне интернет челтәрендә җиңүчеләр исеме билгеле булачак. Иң яхшы эшләрнең авторлары Мәскәүгә бүләкләү тантанасына чакырылачак. 

Фото: 

http://thestateweekly.com/chicago-schools-to-teach-sex-ed-to-kindergartners/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса