Яшь әлмәтлеләр паспортлы булачак
Иртәгә, 29 сентябрьдә, яшь әлмәтлеләрнең бер төркеме Россия гражданины паспортларын кулга алачак. Аны тантаналы шартларда Яшьләр үзәгендә тапшыру планлаштырыла.
14 яшь тулгач, Россия Федерациясе гражданы паспортына ия булу һәр яшь кешегә гаять зур җаваплылык өсти. Моннан соң мөстәкыйль карарлар кабул итәргә мөмкин, тик кылган гамәлләр өчен дә җавап бирергә туры киләчәк. Әлеге традиция яшь буында Ватанга карата патриотизм һәм мәхәббәт формалаштыру белән беррәттән, паспорт алучы яшь гражданнарга нәкъ шул турыда искәртүне максат итеп куя да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа