Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь казанлылар кан тапшыру акциясендә катнашты

«ЯДонорРТ» яшьләр донорлык хәрәкәте әгъзалары республика кан үзәге базасында (РЦК) «Без - донорлар» акциясен үткәрде.

 

Донор булырга теләүчеләр 150 ләп кеше җыелган, шуларның 80 гә якыныннан кан алганнар. Акциядә катнашучыларны бу көнне шәһәр вузларыннан кан үзәгенә кадәр автобуста бушлай алып барганнар.

Акцияне оештыручылар - «ТР Иҗатчыл яшьләр академиясе», шулай ук ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Мондый акцияләр даими рәвештә үткәреләчәк, ди алар. Кан тапшыручыларның барысына да бүләкләр бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса