Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь имамнарга быел да грантлар бирелә

Авыл җирлегендә эшләүче яшь имамнарга грант бирү комиссиясе утырышы үткәрелде.

Утырышта мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР МДН аппараты җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, мөфтиятнең төрле бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Җыелыш барышында ТР МДН грантына дәгъва иткән имамнар белән әңгәмәләр корылды. Имамнар комиссия әгъзаларына үзләренең дини эшчәнлекләре, мәхәлләләрдәге тормыш хәлләре, ниятләре-максатлары хакында сөйләделәр.

Татарстан мөфтияте тарафыннан республика авылларында эшләүче яшь имамнарга ярдәм итү ниятеннән грантлар 2013 елда бирелә башлады. Узган ел 100дән артык имам грантка лаек булды. Грант күләме -180 мең сум.

Узган елгы тәҗрибәдән күренгәнчә, имамнарга күрсәтелгән матди ярдәм аларга авылларда эшләп китәргә, уку йортларын тәмамлагач районнарга кайтырга бер этәргеч бирә.

http://dumrt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса