Яшь егетләрне талаганнар
Урам буйлап барган җирләреннән егетләр янына каяндыр ике адәм килеп чыга һәм алар егетләрне кыйный башлый.
Бу хәл Казанның Дубравная урамында була. Соңыннан бер егетнең кулындагы алтын балдагын урлап качалар. Яшь егетләр сүзе буенча, алар беркем белән дә сүзгә килмәгән. Полиция хезмәткәрләре хәзер качкан адәмнәрне эзли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа