Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь буынга яшәү үрнәге

Гасырга якын тарихы булган 1 нче мәктәп музеенда белем бирү учреждениесендә хезмәт куйган мөгаллимнәр һәм җитәкчеләрнең рәсемнәре, алар турында материаллар саклана.

Һәрберсе үз эшенең остасы, уку-укыту һәм тәрбия мәсьәләләрендә күренекле татар мәгърифәтчеләренең лаеклы дәвамчылары. Араларында төбәгебезнең күренекле шәхесе Фатыйх Каюмов та бар.

Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны, "Почет билгесе" ордены кавалеры, "Мәгариф отличнигы", РСФСРның атказанган укытучысы Фатыйх ага Каюмов - сугыш дәһшәтләрен үз күзләре белән күргән, сугыштан соңгы авыр елларны ныклы җилкәсендә күтәргән, укыту-тәрбия өлкәсендә һәм мәктәпне киңәйтүдә зур эшләр башкарган тере легенда.

Фатыйх Каюмов 1924 елның маенда Буа районы Шәйморза авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 7 бала арасында иң өлкәне булган, 9 нчы сыйныфта укуын калдырырга туры килгән Фатыйх башта колхозда хисапчы ярдәмчесе, аннары комсомол оешмасы юллавы буенча авыл китапханәсе мөдире булып эшли. Авылның асыл ирләрен сугыш афәте алгач, күпмедер вакыт авыл Советы сәркатибе булырга да туры килә аңа.

1942 елның августында 18 е тулган егеткә ил сагына китәргә чират җитә. Ике тапкыр "Батырлык өчен", шулай ук "Кенигсбергны алган өчен", "Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медальләре белән сугыштан исән кайткан батыр партия мәктәбен тәмамлый, туган районында башкарма комитет сәркатибе, җидееллык мәктәп директоры, агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире, Алексеевск район комитетында икенче, хәзерге Мамадыш районында беренче сәркатип булып эшли. 1962-1964 елларда Әлмәт районы башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкара. 1965 елдан кабаттан педагогик эшчәнлеккә кайта.

Фатыйх аганың Әлмәттәге педагогик хезмәт юлы 3 нче мәктәптән башлана. Аның җитәкчелегендә мәктәп социалистик ярышта ике тапкыр шәһәр халык депутатларының күчмә Кызыл байрагын яулый.

1970 елдан тәҗрибәле җитәкче 1 нче мәктәпкә директор итеп күчерелә, шул ук вакытта ул тарих фәнен дә укыта. Тырыш һәм намуслы кеше буларак, Фатыйх Каюмов мәктәптә белем алучы һәрбер балада бары тик кешелекнең асыл сыйфатларын күрергә тели һәм моның өчен бар көчен куя. Ул чорда балаларның өлгереше 99,8 % тәшкил итә. Бу хакта музейда сакланган рәсми документлар дәлилли.

Моннан тыш, үз алдына куелган бурычларны төгәл үтәргә гадәтләнгән ир кеше мәктәпнең матди торышын ныгыту хакында тырышып йөри. Фатыйх Каюмов директор булган елларда мәктәпкә булган мәйданыннан да зуррак ашханәле янкорма өстәлә. Ул шәһәрнең үзәктән җылыту һәм канализация системасына тоташтырыла. Шулай итеп, Әлмәттә беренче булып бер сменада, кабинет системасында эшләүгә күчә. Кабинетлар яңа җиһазлар белән генә тулыландырылып калмыйча, заманча техника, яңа уку-укыту методикалары белән дә тәэмин ителә. Аларның кулланылышын Фатыйх ага башта үзе өйрәнә, аннары укытучыларга өйрәтә торган була. Билгеле инде, яңалыкны башкаларга тарату буенча башка мәктәпләргә үрнәк белем бирү йортында һәрдаим ачык дәресләр, шәһәр һәм республика күләмендәге чаралар уздырылып килгән. Мисал өчен, 1978 елда татар, рус телләрен һәм әдәбиятын укытуда техник чаралар куллануга багышланган республика фәнни-гамәли конференциясендә күрше республикалардан да вәкилләр катнаша. Нәтиҗәдә 1 нче мәктәпнең мөгаллимнәре иң зур билгегә лаек була.

Мәктәп коллективының данлыклы бүләкләре арасында СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсеннән кайткан Диплом һәм Мактау грамоталары да бар. Аларда да Фатыйх аганың өлеше зур. Ник дигәндә, белем бирү белән беррәттән ул укучыларның тормышка бар яклап та әзер булуларын кайгыртып яши һәм эшли. Шуңа күрә гектар ярым мәктәп участогында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, ел әйләнәсендә эшләп торучы теплица булдырыла. Укучыларның "Авангард" колхозында да беркетелгән участоклары була. Мәктәп остаханәләрендә тегүче һәм төзүче һөнәрләрен үзләштерүгә, автомобиль төзелешен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Өлгергәнлек аттестаты алган өч меңләп егет-кызның меңләбе 3 нче класслы автомобиль йөртүче таныклыгы алып чыга.

Илебезгә Җиңү алып килгән 69 нчы майны каршылаган көннәрдә төбәгебезнең легендар шәхесе 90 яшен тутырды. Ул әле бүген дә сафта. Фатыйх ага Каюмов мәктәптә һәрвакыт кадерле кунак та, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче аксакал да.

Рәдифә Ногманова

1 нче мәктәп музее материаллары буенча

Рәсимә Фәрдиева, мәктәп директоры:

- Фатыйх ага Каюмов данлыклы кешеләрне укытып чыгарган олы тарихлы мәктәпнең күренекле шәхесе. Бүгенге матди база, нигездә, аның кул астында булдырыла. Аның җитәкчелегендә мәктәбебезгә көчле мөгаллимнәр туплана. Барлык коллектив исеменнән аңа олы рәхмәтемне җиткерәм.

Луиза Мәрданова, халык мәгарифе отличнигы:

- Фатыйх Каюмов белән мин 1977 елдан бирле таныш. Әлмәткә Түбән Камадан күчеп килгән елны ул мине мәктәптән тыш тәрбия мәсьәләләре буенча эшкә чакырды. Үзе лаеклы ялга киткәнче бергә эшләдек. Бик акыллы, белемле, укымышлы кеше ул. Җитәкче буларак, аның белән эшләве дә рәхәт иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса