Яр Чаллыдагы Мәләкәс елгасы тирәсендә чүп-чар, ботак белән капланган хатын-кыз гәүдәсе тапканнар
Тикшерүчеләр аның бер атна элек үлгәнен ачыклаган.
30 яшьлек хатын-кыз кан күп югалтудан үлгән булырга мөмкин, чөнки аның тәнендә пычак эзләре бар.
33 яшьлек ир-атны инде тотканнар. Аның сүзләренчә, үлгән хатын белән бергә алар еш кына спиртлы эчемлекләр эчә торган булганнар. Шундый көннәрнең берсендә алар арасында бәхәс чыга һәм ир хатынга пычак тотып ташлана.
http://kazanfirst.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа