Яр Чаллыда судан кышкы киемдәге мәет тапканнар
Яр Чаллының коткаручылары Лесоцех районында елгадан кышкы киемдәге мәет тартып чыгарганнар.
Су агымы буйлап агып баручы мәетне бер хатын-кыз күреп алган һәм МЧС хезмәткәрләрен чакырткан. Коткаручылар әйтүенә караганда, ул дүрт ай элек баткан булган. Аның гәүдәсе кабарган һәм аны балыклар ашаган. Хәзерге вакытта суга батучының шәхесе билгеле. Ул 25 яшьлек егет. Тикшерү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа