Яр Чаллыда балалар комлыгында туп ядрәсе (минометный снаряд) табылган
Яр Чаллыда урамда узып баручы берәү комлыкта уйнаучы балаларның кулында снаряд күрә.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Снарядның шартлаткычы булмаган һәм ул кешеләр өчен куркыныч тудырмаган, дип яза http://kazanfirst.ru/ сайты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа