Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яр Чаллыда 2 миллион сумлык “спайс”лар табылган

Наркополиция Татарстанда "спайслар" белән 7 яшерен урын ачыклаган. Алар 2 миллион сумлык дип бәяләнә.

Сентябрь урталарында "спайс"лар тарту массакүләм төс алды. Алардан 700 дән артык кеше зыян күрде, шуларның 30 га якыны үлде.

" Яр Чаллы читендәге урманда синтетик наркотиклары булган 7 яшерен урын табылды. Анда 28 меңнән артык доза бар иде. Наркотикларның хуҗасы - 22 яшьлек Яр Чаллы кешесе, элек тә "спайслар" сату өчен тоткарланганы бар", - дип хәбәр итә төбәк УФСКН.

Наркополиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, "спайс"лар сату өчен тәгаенләнгән. Опреатив мәгълүматлар буенча, кара базарда аларның бәясе 2 миллион сумнан артып китә.

Хәзерге вакытта гаепләнүче тоткарланган. Элек аның фатирын тикшерү барышында 130 грамм концентрат табылган булган. Аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, дип яза РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса