Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яр Чаллы хатыннарын талый башлаганнар

«Рәсемгә карыйм да сезне сагынам...» Татарстанда яшәүче ханымнар әнә шундый СМС-хәбәр ала башлаган ди.

Баксаң, шундыйрак эчтәлекле күңелне кытыклаган хәбәрләрне телефонга юллап кырыгалдарлар үзләренең кыек эшләрен яңача майтара икән. Нәкъ шундый хәбәргә алданып Яр Чаллыда яшәүче ханым 8000 сум акчасыннан колак каккан.
Телефонына килгән «Смотрю на фото и вспоминаю нас» эчтәлекле хәбәрне ачып маташканда аның телефон аппараты эшләүдән туктый һәм кабызып сүндерүне таләп итә. Кабаттан кабызганнан соң ханым телефонына бәйләнгән банк картасыннан 8000 сум күләмдә акча югалганын белеп полициягә мөрәҗәгать итә.
Полициядә шуңа охшаш эчтәлекле хәбәрләр аша вирус җибәрергә мөмкиннәр дип фаразлыйлар. Аның аша караклар кешенең финас агымына кул сузарга мөмкиннәр. Моңа чаклы да Яр Чаллыда 26 яшьлек туташ 4320 сум, 58 яшьлек ханым 9500 сум, тагын берсе 16800 сум акчасыннан колак каккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса