Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгынны булдырмый калып буламы? Барысы да үз кулыбызда!

Узган тәүлектә республикада чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 56 тапкыр ярдәмгә чыккан.

Шул исәптән чүп-чар януга - 1, ялган чакыру буенча - 11, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә - 14, янусыз кыска ялганыш аркасында - 3, ризык көю аркасында - 2 тапкыр. Коткаручылар торак секторда ике, бер бакча йортын, дүрт каралты курада булган янгынны сүндергән.
Контроләдән чыккан уттан да яманырагы юк, ул милекне генә юк итеп калмый, кеше гомере өзелүгә дә сәбәпче була.
Янгын үзеннән үзе чыкмый - моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче, ди белгечләр. Янгын булдырмас өчен ни эшләргә кирәк соң? Шәһәребезнең 27 янгын сүндерү бүлеге инспектры Наталья Агапова болай ди:
- Иң башта электр үткәргечләрегезнең төзек булуы шарт. Әгәр дә шигегез бар икән, төзәтү эшләрен профессионалларга тапшырыгыз. Иң әйбәте, әлбәттә, үткәргечләрне тулаем алыштыру. Моннан тыш газ приборларының төзеклеге, һәрдаим тикшерелеп торуын да күзәтү астына алыгыз.
Инспектор сүзләренчә, ремонт яки төзү эшләре башкарылган вакытта утка чыдам материалларга өстенлек бирергә кирәк. Өстәмә рәвештә махсус датчиклар, янгын сүндерү җайланмалары булдырылса тагын да әйбәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса