Янгыннан күршесе коткарган
Фатирында янгын чыкканын хуҗабикә сизми, тирән йокыда була.
Төтен исен аның күршесе - Казанның Агрономическая урамында яшәүче сизеп ала һәм тиз генә янгын сүндерүчеләргә шалтырата. Ул коткаручыларга зыян күрүчене алып чыгарга ярдәм итә. Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, пенсионер ханымның психикасында тайпылыш бар. Аны инде шифаханәгә алып та киткән булганнар, дәвалау курсыннан соң өенә кайтарып җибәргән булганнар. Янгын нәтиҗәсендә ул пешми, әмма төтен сөременнән аны шифаханәгә озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа