Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгынга каршы махсус режим кертелде

Республика территориясендә, шул исәптән Әлмәттә дә, Татарстанның Министрлар кабинеты карары буенча 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

Бу вакытта учак ягу, кипкән үлән яндыру тыела. Янгынга каршы махсус режим вакытында штрафлар икеләтә арта. Халык өчен аның күләме 2-4 мең сум, җаваплы затлар өчен - 15-30 мең, юридик затлар өчен - 400-500 мең сум тәшкил итә.

Яз һәм җәй айларында янгыннар һәм аларда һәлак булучылар саны арту сәбәпле, 30 апрельдән 11 майга кадәр урманнарда һәм аларга якын территорияләрдә күп итеп халык җыелган урыннар күзәтү астында булачак. Бу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тәэмин итү максатыннан эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса