Янгында йорт хайваннары янып үлә
Арча районының Илдус авылында чыккан янгын аянычлы тәмамлана.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче ялкын белән волонтерлар көрәшә. Шәхси йортта янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында башлана. Йортта кеше булмый, ә менә сарайда ике сыер, ике бозау, 3 кәҗә була. Нык януы аркасында сарайга кереп булмый. Озак та үтми аның түбәсе янудан ишелеп төшә. Янгын 50 кв.метрлы сарайны һәм андагы хайваннарны юк итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа